Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

29 августта Кайбычка кичке сабантуйга чакырабыз!

Быел да Кайбычта Республика көне уңаеннан зур бәйрәм тантанасы - кичке Сабантуй үткәрелә.

Бәйрәм 29 августта 17.00 сәгатьтә үзешчән сәнгать коллективлары һәм Казан артистлары чыгышы белән башланып китә. Кичке сәгать биштә балалар өчен аттракционнар эшли башлый, халык уеннары, спорт ярышларына старт бирелә. Бәйрәм бизәге - ат ярышлары 18.00 сәгатьтә башлана. Дискотека - 20.30 сәгать­тә.

Спортны кайсы авыл җирлегендә күбрәк яраталар икән? Республика көнендә авыл җирлекләреннән килгән командалар ярышында бу ачык күренәчәк. Команда составында: кул көрәштерү, таяк тарту, гер күтәрүдә берәр ир-егет һәм берәр хатын-кыз, аркан тартуда өч ир-егет катнаша. Гаилә эстафетасында (әти, әни һәм унөч яшькә кадәрге бала) спорт сөюче гаилә­ләр ачкланачак. Сәүдә оештырыла.

Татарстан халкы өчен кадерле булган Республика көнен бергәләп күңелле итеп үткәрик. Килегез, кызык булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 29 августта Кайбычка кичке сабантуйга чакырабыз!