«Аҗаган» – батырлар уены
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә чәршәмбе көнне "Аҗаган" хәрби-патриотик уены узды.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгы исемендәге ял паркында узган әлеге уенда мәктәп укучылары ике командага бүленде. Алар төрле хәрби-сугышчан биремнәрне үтәде, яшерелгән "мина", байракны эзләде, беренче медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Соңыннан Нәүрүз хөрмәтенә пешерелгән пылау ашарга җыелдылар. Аны әлеге мәктәптә ремонт эшләре алып баручы төрки халыклар пешерде, спонсорлык ярдәмен дә алар күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев