Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Африка чумасы – куркыныч авыру

Дуңгызларда күзәтелүче Африка чумасы авыруының республика территориясенә үтеп керүе һәм таралуына юл куймау максатында төрле профилактик чаралар күрелә. Мал табиблары әлегә кадәр бу йогышлы авыруны ничек дәваларга кирәклеген төгәл белми.

Африка чумасыннан саклануның бердәнбер юлы- профилактика чараларын үзвакытында күрү. Шул максатта узган атнаның җомгасында Лениногорский районының Иске Куак авылында республиканың барлык районнарыннан да чакырылган ветеринария белгечләре катнашында укулар узды. "Торак пунктта дуңгызларның Африка чумасы чирен бетерү" дигән тактик-махсус укуларда бу чир килеп чыккан очракта нинди чаралар күрергә кирәклеге күрсәтелде. Бу көнне ветеринарлар агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлекләренә йомгак та ясадылар. Әлеге чарада район ветеринария берләшмәсе начальнигы Шәриф Гатауллин да катнашты. Яртыеллык нәтиҗәлә­ре буенча безнең район республикада ундүртенче урында, барлык төр планнары да үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Африка чумасы

2
X