Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Аграр яшьләр оешмасы” һәм “Кайбыч таңнары” газетасы “Авылымның тарихы” дигән бәйге игълан итә

"Аграр яшьләр оешмасы"ның Кайбычтагы җирле бүлеге "Кайбыч таңнары" газетасы белән берлектә бәйге игълан итә: "Авылымның тарихы" дип атала ул. Кайбыч районы авылларының тарихын бергәләп өйрәнергә, буыннардан-буыннарга күчеп, халык телендә сакланып калган тарихи риваятьләр­не барларга чакырабыз сезне, кадерле укучыларыбыз!

Кайбыч төбәге турында дөнья күр­гән басмаларны барлаганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдек: күпмилләтле Кайбычның гореф-гадәтләрен, авылларның тарихын барлаган заманча китап бастырып чыгарырга кирәк! Шуңа күрә "Аграр яшьләр оешмасы" зур вә җаваплы, шул ук вакытта барыбыз өчен дә үтә мө­һим проектка нигез салды. Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала: мәктәп укучылары да, тарих белән кызыксынучылар да, авыллар турында кызыклы риваятьләр, могҗизалы хәлләр турында хә­бәрдар булучылар һәм бу турыда райондашларына җиткерергә теләүчеләр дә... Хатларыгызны "Кайбыч таңнары"ның электрон адресына (kzori@rambler.ru), "Авылымның тарихы" конкурсына дигән тамга белән җибәрергә кирәк. Иң кызыклы, эчтәлекле, яңалыкларга бай язмалар газета битендә һәм шул ук исемдә дөнья күрәчәк китапта урын алачак. Иншалла, әлеге басма киләчәк буынга бездән бер истәлек булыр, ә анда Сезнең исем-фамилиягез урын алса, оныкларыгыз да горурланырлык булыр! Хатлар җәй айларына кадәр кабул ителә. Ягез, башладыкмы? Хәерле сәгатьтә!

P.S. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Аграр яшьләр оешмасы” һәм “Кайбыч таңнары” газетасы “Авылымның тарихы” дигән бәйге игълан итә