Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Ак Барс» алдынгыларын хөрмәтләде

29 ноябрьдә Казан шәһәрендә "Ак Барс" холдинг кампаниясе быелгы урып-җыю эшләренә нәтиҗә ясады.

Анда районыбызның өч агрофирмасыннан да вә­килләр катнашты. 2011 елда игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләре буенча "Гөбенә", "Ал­тын кырлар", Заволжье" җәмгыятьләре директорлары, алдынгы терлекчеләр, механизаторлар, шоферлар бүләк­ләнде. Әлеге тантанада катнашкан ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кайбычлылар хезмәтенә югары бәя бирде, алдагы елларга уңышлар теләде. Мул табын артында барган тантана Татарстанның эстрада йолдызлары чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ак Барс” холдинг кампаниясе