Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Ак торналар” бәйрәме

22 октябрьдә ел саен Россиядә "Ак торналар" дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрелә. Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов тарафыннан тәкъдим ителгән бу бәйрәм шигърият бәйрәме генә түгел, ә төрле сугышларда һәлак булганнарны искә алу көне дә. Гамзатовның Ватанында бу көн инде дистә еллар буена билгеләп үтелә, соңгы елларда бәйрәм Бөтенроссия масштабын...

Россиядә яшәүче халыклар дуслыгын һәм мәдәниятне ныгытуга юнәлдерелгән "Ак торналар" бәйрәмен Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбендә дә үткәрделәр. Укучылар шагыйрь Рәсүл Гамзатовның иҗат юлы, аның композитор Ян Френкель белән берлектә язган "Торналар" җырының язылу тарихы белән таныштылар. Шушы җырны тыңлап, илебез азатлыгын саклаган бабаларын искә алдылар, кайнар нокталарда хезмәт иткән Кайбыч егетләре турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ак торналар” бәйрәме