Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссариаты 95 еллыкны бәйрәм итте

8 апрельдә Россиядә Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Быел илебездә хәрби комиссариатлар оешуга 95 ел тулды.

Әлеге юбилей датасы уңаеннан хәрби комиссариат, авыл җирлекләре хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары катнашында Апаста бәйрәм тантанасы үткәрелде.

Әлеге тантанда яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдәге нәтиҗәле хезмәтләре һәм егетләрнең Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүгә әзерләүдә зур өлеш кертүчеләр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Анда Олы Кайбыч авыл җирлегенең хәрби исәпкә кую өстәле начальнигы Рушания Миңнуллина, Олы Кайбычтан хезмәт ветераннары - Сания Гыйрфанова, Илдар Ярхәмов, Илдус Шакиров юбилей медале белән бүләкләнде. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, Кече Мәме авыл җирлеге бухгалтеры Татьяна Ворожейкина Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзинның Рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин катнашты. Сүз уңаеннан, 1 апрельдән язгы чакырылыш башланды, план буенча 23 егет армиягә китәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби комиссариатлар оешуга 95 ел

2
X