Аптека ялсыз диярлек эшли
Озакка сузылган бәйрәм вакытында барыбызның да көндәлек режимы бозыла. Бәйрәм алды мәшәкатьләре дә, бәйрәм арты да шактый физик һәм психик көч таләп итә.
Врачлар әйтеп узганча, бу бәйрәм хроник авырулар, бигрәк тә йөрәк һәм ашказаны, эчәк юллары авырулары белән интегүчеләргә куркыныч. Бәйрәмдә дару кирәк булса, аптырап калмагыз: район үзәгендәге аптека 31 декабрьдә иртәнге сәгать сигездән көндезге икегә кадәр, 3, 4, 5, 7, 8 гыйнварда дүрткә кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев