Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ашыгыч ярдәм өчен

Район авылларындагы 36 фельдшер-акушерлык пунктына ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен тиешле медикаментлар тутырылган «ОМНИМЕД» сумкалары тапшырылды.

Әлеге сумкалар фельдшер-акушерлык пункты булмаган кече авыллардагы 21 йорт хуҗалыгына да бирелде. Бу фельд­шер яки участок врачы килгәнчегә кадәр авыруларга беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк. Моның өчен сумкада барлык кирәк-яраклар да бар, сумка ияләренә ярдәм күрсәтү күнекмәләре 10 декабрьгә кадәр өйрәтеләчәк, аларны мобиль элемтә белән дә тәэмин итә­чәкләр. «2011-2012 елларда сәла­мәт­лек саклау системасын модерниза­ция­ләү» программасы кысаларында кайтартылган сумкалардан тыш ФАПларга жилетлар һәм фонарьлар да бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ОМНИМЕД»