Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Атың бәйдән ычкынса...

Ат авыл кешесенең тугры дусты, ярдәмчесе булса да, кайбер очракларда хуҗасына өстәмә мәшәкать тә тудыра ала. Кече Кайбыч авылында шәхси хуҗалыгында ат тотучы ике кешегә карата төзелгән беркетмә район административ комиссиясенең чираттагы утырышында тикшерелде.

ТР Административ хокук бозулар кодексының 1 бүлеге 3.6.маддәсе буенча төзелгән беркетмәләрдә әйтелгәнчә, атлар хуҗаларыннан башка Кече Кайбыч авылы территориясендә йөргән. Комиссия утырышында ачыкланганча, атлар, кардаларын җимереп, иреккә чыгып качкан, бу хакта хуҗалар белмәгән дә. Эш­нең әһәмияте аз булу һәм атларның зы­ян китереп өлгермәве сәбәпле, комиссия аларга телдән кисәтү ясау белән чикләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Атың бәйдән ычкынса