Август киңәшмәсе кысаларында Кайбыч укытучылары Арчада булып кайтты
9 августта Арчада республиканың барлык районнарыннан да килгән мәгариф хезмәткәрләре катнашында "Мәктәпкәчә белем бирүдә инновацион мәгариф технологияләре" дигән секция утырышы үтте.
Укытучыларның август киңәшмәсе кысаларында узган бу киңәшмәдә сабыйларны балалар бакчасыннан ук мәктәпкә әзерләү хакында сүз алып барылды. Шушы ук көнне Арчада "Милли мәгариф һәм яңа технологияләр: проблемалар һәм үсеш мөмкинлекләре" дигән утырыш та узды. Анда мәгълүмати-методик үзәк методисты Мария Мөхетдинова, милли мәгариф буенча куратор Ландыш Зыядиева һәм Борындыктагы "Гөлбакча" балалар бакчасы мөдире Рузалинә Нигъмәтҗанова катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев