Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Авыл денс” төркеме “Татарстан – туган йортыбыз” дигән этномәдәни фестивальдә уңышлы чыгыш ясады

Бу атнаның чәршәмбесендә Буада Иделаръягы районнарының сәнгать осталары "Татарстан - туган йортыбыз" дигән этномәдәни фестивальнең зона турында катнашты.

Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты гамәлгә куйган әлеге фестиваль ел саен Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелә. Аның максаты - республикада яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм аларның үзара элемтәләрен ныгыту, Татарстанның күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру. Фестиваль өч этапта: районнарда, зонада һәм Казанда уза. Буада узган сайлап алу турында Олы Кайбычтан Фатыйма Сәмигуллина, Кадрия Әхтәриева, Лилия Вәлиуллина, Бәлидән Татьяна Фәттахова җырлады. Анда Олы Кайбыч мәктәбе укучыларын үз эченә алган "Авыл денс" төркеме биючеләре уңышлы чыгыш ясады һәм Казанга узды. Сайлап алу турын үтүчеләр 4 ноябрьдә бәйрәм уңаеннан узачак концертта катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Авыл денс” төркеме “Татарстан – туган йортыбыз” дигән этномәдәни фестивальдә уңышлы чыгыш ясады