Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте

«Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре - кырларда, фермаларда һәм авылдагы башка производстволарда эшләүчеләр, бу тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары! Район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең хезмәтегез бик кирәкле һәм әһәмиятле, сез - районыбызның таянычы, илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез. Авылны...

«Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре - кырларда, фермаларда һәм авылдагы башка производстволарда эшләүчеләр, бу тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары! Район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең хезмәтегез бик кирәкле һәм әһәмиятле, сез - районыбызның таянычы, илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез. Авылны яшәтүчеләр дә сез ул! Сезгә елның теләсә кайсы фасылында, һава шартларына җайлашып эшләргә туры килә. Илебез халкы авыл хуҗалыгыннан яшәү көче ала, - диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. - Районыбыз өчен дә авыл хезмәтчәннәре иң ышынычлы терәк, аларның авыр һәм фидакарь хезмәте зур җиңүгә тиң. Авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ көннән-көн арта. Агротехник чараларны сыйфатлы уздыру, заманча технологияләрне уңышлы куллану аркасында районыбыз игенчеләре 100 мең 204 тонна ашлык җыеп алды. Без бу уңышка ирешүебез белән чиксез горурланабыз, бу Кайбыч тарихында моңа кадәр күзәтелмәгән югары күрсәткеч. Һәр гектардан уртача 38 центнер уңыш чыкты. Бүген районда аграр сәясәтнең өстенлекле юнәлешләре - сөт һәм ит җитештерү күләмен арттыру, модернизацияләү, хуҗалык алып баруның яңа технологияләрен кертү, инвестицияләр һәм югары квалификацияле кадрлар җәлеп итү, авылда социаль инфраструктураны камилләштерү. Сезнең кебек үз эшенә фидакарьләрчә бирелгән кешеләр белән без үз алдыбызга куйган бурычларны, һичшиксез, үтәрбез дип ышанам. Хөрмәтле райондашлар! Һөнәри осталыгыгыз, үз-үзегезне аямыйча, көнне төнгә ялгап, фидакарь хезмәт итүегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек телим, игелек­ле хезмәтегездә зур уңыш­лар, гаиләгездә иминлек, тынычлык, муллык булсын! Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәрвакыт лаеклы урын һәм югары бәя алыр!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кот...

2
X