Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Авыл яшьләре киңәшә

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аграр яшьләр берләшмәсенең чираттагы киңәшмәсе узды.

Республиканың барлык районнарыннан җыелган яшьләр активы катнашында узган бу киңәшмәдә агымдагы елның икенче яртыеллыгына бурычлар билге­ләнде. Республиканың аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина һәм башка чыгыш ясау­чылар районнардагы берләшмәләрне финанслау, социаль яктан мөһим проектларны тормышка ашыру, төрле грантларда катнашу турында сөйләде. Бу ки­ңәш­мәдә аграр яшьләрнең Кайбычтагы җитәкчесе, район Советы аппаратының оештыру бүлеге начальнигы Рушан Сайранов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл яшьәре

2
X