Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Авылның 100 сәләтле баласы

"Татфондбанк" 2009 елдан башлап үткәрә торган "Авылның 100 сәләтле баласы" дигән социаль акциянең быелгы лауреатлары билгеле булды.

Авыл мәктәпләрендә белем алучы, республика һәм аннан югарырык дәрәҗәдә үткәрелгән фән олимпиадалары, интеллектуаль бәйгеләрдә җиңгән иң яхшы укучыларны ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук укытучыларын хөрмәтләү максатындагы әлеге бәйге җиңүчеләре арасында Иске Тәрбит урта мәктәбенең унынчы класс укучысы Елена Демьянова да бар. Елена узган уку елында татар теле буенча республика олимпиадасында беренче урынны яулаган иде. Аны олимпиадага югары категорияле укытучы Гүзәл Павлова әзерләде. Җиңүчеләрне һәм укытучыларын 11 ноябрьдә Казанда "Корстон" күңел ачу комплексында бүләкләячәкләр. Авылның 100 сәләтле баласына "Татфондбанк"ның пластик карталары биреләчәк һәм анда аларга уку елы дәвамында ай саен мең сум акча күчереп барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Авылның 100 сәләтле баласы” “Татфондбанк”