Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова авыл җирлекләре арасында игълан ителгән республика бәйгесендә җиңеп кайтты

Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова Яшел Үзән шәһәрендә авыл халкының эшчәнлеген активлаштыру, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсеннән зур шатлык белән кайтты.

Ул авыл җирлекләре арасында игълан ителгән республика бәйгесенең "Авыл хуҗалыгында бизнесны үстерүдәге эшчәнлеге өчен" номинациясендә җиңүче дип табылды һәм диплом, бүләккә лаек булды.

- Максатым - шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүне алга таба да дәвам итү. Авылларыбызны яшәртү, халкыбыз өчен уңайлыклар тудыру безгә йөкләнгән. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та безгә шундый бурыч куйды,- диде Рушания Кузнецова.

Әлеге зона киңәшмәсендә барлык авыл җирлекләре башлыклары һәм район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты. Анда шулай ук Бәлидә үз эшен ачып җибәргән Владислав Гурновичны да бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова авыл җирлекләре арасында игълан ителгән республика бәйг...