Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бала хокукларын яклаучылар

Бүген Казанда "Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары" дигән Бөтенроссия киңәшмәсе уза.

Әлеге киңәшмә РФ Президенты каршындагы Бала хокукларын яклау уполномоченные Павел Астахов, ТР Премьер-министры урынбасары Әсхәт Сәфәров катнашында уза. Мәгълүм булганча, 1 октябрьдә Казанда Россия төбәкләрендәге Бала хокукларын яклау буенча уполномоченныйларның VI съезды ачылган иде . Россиянең 81 төбәгеннән килгән делегатлар катнашындагы форумны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үсмерләрне тәрбияләүдә әлеге комиссияләрнең роле зур булуына басым ясады. Бүген шушы съезд кысаларында узучы киңәшмәдә район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Фатыйма Бикбова да катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре