Бала хокукларын яклаучылар киңәшә
4 декабрьдә Биектау районында республика балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе зона киңәшмәсе уздырды.
Әлеге киңәшмә узган елның 20 маенда кабул ителгән "Татарстан Республикасында баллигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында"гы законны тормышка ашыру кысаларында урыннардагы комиссияләрнең эшчәнлеген яхшырту хакында барды. Анда республика комиссиясе рәис урынбасары Гүзәлия Минкина, ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, ТР Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, ТР Юстиция министрлыгы вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады. Киңәшмәдә безнең райондагы комиссия рәисе Фатыйма Бикбова һәм баш белгеч-җаваплы секретарь Фирдания Алиева катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев