Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Балачак хатирәләрен Кайбыч мәктәбен 1964 елда тәмамлаучылар барлады

Авылларда Сабантуйлары гөрләгән көнне без, Олы Кайбыч урта мәктәбен 1964-1966 елларда тәмамлаучылар, классташлар очрашуына җыелдык.

Бу очрашу мәктәпне 1964 елда тәмамлаучылар өчен аеруча тансык иде. Ни өчен дисәк, безнең мәктәп белән саубуллашып, зур тормыш юлына аяк басуыбызга илле ел тулган икән, ләбаса. Әйе, әйтүе генә җиңел, мәктәпне тәмамлап, төрлебез төрле һөнәр сайлап, очып таралышкан кошлар сыман төрле якларга барып төпләнүебезгә дә ярты гасыр вакыт үтеп киткән. Ул елны мәктәпне ике параллель класс тәмамлады. Берсе рус, икенчесе татар классы иде. Сыйныфташларыбыз бик көчле иде, барысы да яхшы укыды. Аларның берсе мәктәпне алтын, икесе көмеш медальгә тәмамлады. Күбесе, югары уку йортларында белем алып, зур урыннарда эшләде. Әле хәзер дә хезмәт юлын дәвам итүчеләр бар. Сигезенче класска төрлебез төрле авыллардан җыелсак та, классыбыз бик дус, тату, оешкан иде. Классыбыз белән Мөсәлия апа җитәкчелек итте.

Классташлар очрашуы күңелле һәм җанлы үтте. Әйтерсең лә хәзерге тормыштан үзебезнең онытылмаслык яшьлек елларына әйләнеп кайттык, балачак хатирәләребезне барладык. Дөрес, классташлар белән ара-тирә очрашкалаган булды. Әмма андый очрашу бу дәрәҗәдә дулкынландыргыч булмый икән ул. Үзара очрашканда аерым мизгелләр генә искә тешә, ә күмәк очрашу үзе бер тарих икән. Безгә белем биргән укытучыларны искә алып, аларның нинди көчле булган икәнлекләре турында да сөйләштек. Укытучыларыбыз Иван Захарович, Дарья Федорова, Виктор Мартынов, Флера Хәкимова, Сәит Закиров, Салих Баһавиевны барыбыз да яхшы хәтерли булып чыкты. Алар безгә ныклы белем һәм тәрбия биргән, төн йокыларын да кызганмыйча хезмәт иткәннәр. Без аларга бик тә рәхмәтлебез. Бу якты дөньядан киткәннәренең авыр туфраклары җиңел булсын, исәннәренә саулык-сәламәтлек, озын гомер бирсен, Ходай.

Без кайда гына яшәсәк тә, бер-беребезне искә алып онытмаска һәм киләчәктә тагын шулай очрашырга сүз куештык. Әлеге очрашуны оештыруда һәм үткәрүдә янып йөргән Рәшит Ярхәмов һәм Гөлнур Кәлимуллинага рәхмәтебез чиксез. Безнең янга кайта алмаучылар белән киләчәктә очрашырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балачак хатирәләрен Кайбыч мәктәбен 1964 елда тәмамлаучылар барлады