Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Балалар бакчасына түләү турында сораулар туса, кайбычлыларга кая мөрәҗәгать итәргә

Балалар бакчасына түләү буенча сорауларыгыз булса, дүшәмбе-җомга көннәрендә мәгариф бүлегендә ачылган "кайнар линия" телефонына шалтыратыгыз: 2-10-46.

Түләү суммасы балалар бакчасының төренә, эш режимына, баланың яшенә бәйле. Ата-аналарның керемнәре нинди булуга карамастан, бакчага түләгәннән соң аларга компенсация кайта. Беренче бала өчен ул 20 процент, икенчесенә - 50, өченчесенә һәм калганнарына 70 процент тәшкил итә. Районда билгеләнгән компенсация әти-әнинең кеременә бәйле. Аңа бер кешегә кереме 20 мең сумнан кимрәк булган барлык гаиләләрнең дә хокукы бар. Керем азрак булган саен, компенсация күбрәк чыга. Мисалга, гаиләдә бер кешегә керем ун мең сумнан кимрәк булса, 10,5 сәгатьлек балалар бакчасына йөрүче беренче балага түләнгән акчаның 257 сумын һәм өстәмә 767 сум республика компенсациясен кире кайтаралар. Нәтиҗәдә, республика буенча бер айга түләнергә тиешле уртача 2563 сумның 1024 сумы әти-әнигә кире кайта һәм гаиләнең бакча өчен чыгымы 1539 сум тәшкил итә. Күп балалы гаиләләргә ташлама карала, алар 50 процентын гына түли, компенсация дә ала. Инвалид, туберкулезлы, ятим балалар бакчага бушлай йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар бакчасына түләү турында сораулар туса, кайбычлыларга кая мөрәҗәгать итәргә