Балалар Думасы киңәшә
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Костер" балалар сәламәтләндерү-мәгариф лагеренда узган чираттагы күчмә сессия утырышында республика мәктәпләреннән җыелган актив укучылар 2011-2012 уку елының беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр турында хисап тотты.
"Республика Балалар Думасы" проектының максаты - социаль яктан мөһим проектлар, дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен тормышка ашыруда яшьләр инициативаларын үстерү. Сессия утырышында Олы Кайбыч мәктәбенең 11 класс укучылары Раилә Бәдретдинова, Эльвира Сөнгатуллина белән педагог-оештыручы Илүсә Карипова катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев