Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Балалар сәнгать мәктәбендә очрашу булды

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан, районыбызда бик күп чаралар үткәрелде. Балалар сәнгать мәктәбендә дә сугыш чорының авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән тыл хезмәтчәннәре һәм балачаклары шул дәһшәтле елларга туры килгән, районыбызның төрле авылларында яшәүче абый-апалар белән очрашу булды. Чараны сәнгать мәктәбе укытучысы Зөлфия Яруллина әзерләде һәм алып барды. Музыкаль бизәлеш...

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан, районыбызда бик күп чаралар үткәрелде. Балалар сәнгать мәктәбендә дә сугыш чорының авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән тыл хезмәтчәннәре һәм балачаклары шул дәһшәтле елларга туры килгән, районыбызның төрле авылларында яшәүче абый-апалар белән очрашу булды.


Чараны сәнгать мәктәбе укытучысы Зөлфия Яруллина әзерләде һәм алып барды. Музыкаль бизәлеш белән Резедә Хисамова җитәкчелек итте. Тематик-музыкаль кичәдә сугыш елларында халыкта дәрт уятып, җиңүгә рухландырып, һәр кешенең аерылгысыз юлдашы булган җырлар һәм аларның көче турында сүз алып барылды. Укучылар җырларның тарихы белән танышты һәм үзләре үк аларны уен коралларында уйнап та күрсәтте. Очрашуга чакырылган өлкәннәр исә бу көйләргә кушылып җырлап, яшьлек хатирәләрен яңартты. Кичә ахырында аларга укучылар солдат паегы таратты, үзләренә күрсәткән игътибардан абый-апаларның күзләре яшьләнде, алар барысы да "Сугышлар кабатланмасын иде!" дип, бердәм теләк теләп таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар сәнгать мәктәбендә очрашу булды