Балыкчылар күчтәнәче
Федоровское авылында урнашкан район Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр тирә-юнебездә мәрхәмәтле, игелекле кешеләрнең күп булуына даими инанып яши.
Әле шушы көннәрдә генә "Балык хуҗалыгы" директоры Гомәр Җамалетдинов якынлашып килүче Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан аларга күчтәнәчкә үз хуҗалыкларында үрчетелгән балык китерде, көннәре күңелле узсын дип, магнитофон бүләк итте. Дөрес, биредә гомер кичерүче әби-бабайлар бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичерми, алар өчен барлык шартлар да тудырылган: тамаклары тук, бүлмәләре җылы, уңайлы, шәфкать туташы да яннарында. Өлкәннәргә иң мөһиме - аралашу. Шуңа да һәр кешене шатланып каршы алалар, рәхәтләнеп сөйләшәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев