Бай мирасыбыз бар
"Татарстан Республикасының геральдика мирасы" дигән китапта республика районнарының рәсми символларына зур урын биреләчәк.
ТР Министрлар Кабинеты карары белән нәшер итәргә әзерләнүче бу китапта безнең Кайбыч турында да мәгълүматлар, районның табигый, архитектур, тарихи урыннарын яктырткан төсле фоторәсемнәр урын алачак. Татарстан Республикасы Президенты каршында 2002 елда оешкан Геральдик советның төп бурычларының берсе- хакимият һәм җирле үзидарә органнарының рәсми символларын булдыру, геральдика мәсьәләләре буенча методик күрсәтмәләр эшләү, мәгълүмати материаллар әзерләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев