Байморзада күчмә утырыш
Кичә Байморза авылы клубында район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышы үткәрелде.
Әлеге утырышта Мәлки авыл җирлегендә яшәүче социаль яктан тотрыклы булмаган, шулай ук авыр хәлдә калган гаиләләр, эчкечелек белән шөгыльләнүче ата-аналар чакырылды. Аны үткәрүнең максаты да бу гаиләләргә хас проблемаларны якыннан өйрәнеп, аларга конкрет ярдәм чараларын билгеләү. Утырыш башланыр алдыннан комиссия рәисе Рузалия Малова, секретаре Фирдания Алиева һәм Мәлки авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов бу гаиләләрдә булып, аларның яшәү рәвешләре, тормыш-көнкүреш шартлары белән танышты. Утырышта "Гөбенә"агрофирмасы җитәкчелеге дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев