Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бөек Ватан сугышының үзәгендә кайнаган Гарифҗан Хөсәенов юбилеен билгеләп үтте

Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 70 еллыгын каршы алырга санаулы атналар калып барганда, шул сугышның үзәгендә кайнаган, хәзерге вакытта Иске Чәчкаб авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Гарифҗан Хөсәенов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Авылның хөрмәтле ветеранын котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин килгән иде. Фатыйма Бикбова юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тәбрикләү сүзләре язылган котлау хатларын тапшырды. Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүләген дә юбилее көнне алды ул.

Яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килсә дә, Гарифҗан ага бәхетле картлык кичерә.

- Туган нигеземдә улым Илдус, киленем Лилия, оныкларымның хөрмәтен тоеп яшим. Хәзер, Аллага шөкер, тормышлар әйбәт. Безнең буын күргән авырлыкларны, сугыш афәтләрен хәзерге, киләсе буыннар күрмәсен, тыныч тормышның кадерен белеп яшәсеннәр иде. Безне, картларны, ихтирам итеп искә алган, кайгыртып торган өчен, илебез, республикабыз, районыбыз җитәкчеләренә рәхмәтем чиксез, - диде ветеран чын күңелдән.

Гарифҗан агага Бөек Җиңүнең 70 еллыгын исән-сау каршы алуын, озын гомерләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев