Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Белем дөньясы" тапшыруы журналистлары Кайбычка килде

"Татарстан- Яңа гасыр" телевидениесенең балалар һәм яшьләр каналындагы "Белем дөньясы» тапшыруы журналистлары бу атнада Кайбычка килде.

Журналистлар Федоровское мәктәбендә "Дуслык чәчәге" фестивале, Олы Кайбычта мәктәп флеш-мобы, логопед, медицина пункты, кызларның хоккей уйнавы, Хуҗа Хәсәндә "Хуҗабикә" түгәрәге эшчәнлеге, Зур Подберезьеда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек, мәктәп музее, "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә балаларның техник түгәрәкләрдәге шөгыльләре турында тапшырулар төшерде. Әлеге тапшыру узган елның 14 декабреннән һәр шимбә саен кичке сәгать биштә күрсәтелә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан телевидение һәм "ТАТМЕДИА" агентлыгы белән берлектә эфирга чыгучы тапшыруда Татарстанда һәм аның чикләрендә мәгариф системасындагы үзгәрешләр, милли мәгариф үсеше, укытучыларның эш тәҗрибәсе, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәктәп тормышы киң яктыртылачак. Бу атнада телевидениедән Кайбычны күрсәтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Белем дөньясы» тапшыруы журналистлары Кайбычка килде