Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бердәм программа кирәк

27 сентябрьдә Казан шәһәрендәге Россия ислам университетында мәчетләрдә дини белем бирүче мөгаллимнәрнең республика киңәшмәсе үтте.

Анда сүз дин сабакларын бердәм программа нигезен­дә укыту хакында барды. Моңа кадәр һәр мөгаллим үз белеменнән чыгып укыткан. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов сүзләренчә, уку процессын бердәм программа нигезендә алып бару мөһим. Берьеллык курслар өчен программа эшләнгән инде. Алга таба өчьеллык курслар өчен дә төзү көтелә. Әлеге ки­ңәш­мәдә районыбыз мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, мәчетләрдә дин сабагы бирүчеләрдән Иске Чәчкабтан Фирдүс Шаһиев, Кошманнан Ибраһим Сабиров, Чүтидән Асия Вилданова, Борындыктан Әлфия Гыймадиева да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев