Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Бердәм Россия” партиясенең беренчел бүлекчәләрендә җыелышлар уза

"Бердәм Россия" партиясенең беренчел бүлекчәләрендә агымдагы елның 14 сентябрендә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау яктылыгында җыелышлар уза.

Олы Кайбычтагы "Берләштерелгән" беренчел бүлекчә секретаре Луиза Сөнгатуллина үз чыгышында әйтеп узганча, безнең тормышыбызда сайлаулар бик күп булды инде. Нинди генә дәрәҗәдә үткәрелсә дә, авыл җирлегенәме, район Советынамы, Татарстан Дәүләт Советынамы, әллә инде Россия Дәүләт Думасынамы, безнең Кайбыч халкы ул сайлауларда һәрчак актив катнашты һәм һәрвакыт республика, район җитәкчелеге алып барган сәясәт яклы булды.

"Өстән кемне кушалар, барыбер шуны сайлаталар инде", - дигәнрәк фикерләр дә ишетергә туры килә кайберәүләрдән. Әмма бу һич кенә дә алай түгел. Бүген хакимияткә теләсә кемне утыртып булмый. Җи­тәкчелектә сәясәтне, халык тормышын, икътисадны яхшы аңлаучылар булу бәрабәренә безнең республикада тыныч тормыш хакимлек итә. Ә аларның күбесе без сайлаган депутатлар. Украина, Кырымдагы соңгы вакыттагы чуалышларның нигезе нәкъ менә халык белән җитәкчелек арасында аңлашу булмауга бәйле. Дагыстан, Чечнялар турында әйтеп тә торасы юк. Аларда күпме тыныч халыкның гомере өзелде, солдатларыбыз һәлак булды. Акыллы, дөрес сәя­сәт алып барылса, андый чуалышларга юл да куелмаган булыр иде. Ә бу илләрдә тынычлык урнаштыруда иң беренче булып безнең Россия дәүләте яр­дәмгә килде. Террорчылык, экстремизмны кисәтү буенча бездә максатчан эш алып барылуына, иртәләребезнең тыныч булуына шатланырга кирәк.

Татарстан Дәүләт Советына безнең округтан сайланган депутат Туфан Миңнуллин кыска гына вакыт эчендә Кайбычка реаль ярдәм күрсәтте. Депутат мөнбәреннән үз сүзен өздереп әйтә торган депутатларның берсе булды ул. Район Картлар һәм инвалидлар йортының сакланып калынуында да аның өлеше зур. Югыйсә ул ябылу алдында тора иде. Аның вафатыннан соң безгә сайланган депутат Илшат Гафуровның да Кайбыч белән элемтәсе нык булды. Ул Кайбыч укучыларының дәрәҗәле университетта белем алуы өчен аеруча тырышты. Анда эшләүче доцентлар, уку елы дәвамында Кайбычка кайтып, чыгарылыш класс укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча бушлай консультацияләр үткәрде. Ә кыш көне анда белем алучы Кайбыч укучылары белән Казанда очрашу үткәрделәр. Депутатның ярдәме болар белән генә чикләнми әле. Алдагы сайлауларда да безгә эш­ли торган депутатлар килсен иде. Чыгыш ясаучы бердәмроссиялеләргә әнә шулар турында сөйләде. "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте тарафдары Фирәдә Сайранова да сайлауга нинди әзерлек бе­лән килүебезгә тукталды. "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы сәяси Советы әгъзасы Илфат Шәрәфиев катнашында узган бу утырышта партия конференциясенә делегатлар да сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бердәм Россия” партиясенең беренчел бүлекчәләрендә җыелышлар уза