Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Бердәм Россия» – зур көч

Казанда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең отчет-сайлау конференциясе узды.

15 декабрьдә үткән бу конференция Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте. Президент бердәмроссиялеләрне сәлам­ләү чыгышында бу партиянең Татарстанда күпсанлы булуына тукталды, киләчәктә дә уңышлар теләде. Партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси Советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин отчет чыгышында башкарылган эшләр турында сөйләде, беренчел бүлекчәләрнең активлыгын арттырырга кирәклегенә басым ясады. Фәрит Хәйруллович кабат сәяси Совет әгъзасы итеп сайланды. Әлеге конференциядә партиянең Кайбычтагы сәяси Советы секретаре Альберт Рәхмәтуллин, Кошмандагы беренчел бүлекчә секретаре Лилия Сафина һәм "Бер­дәм Россия" пар­тия­сенең Кайбычтагы җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина катнашты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Бердәм Россия»