Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Без – Россия патриотлары

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан районда, республикада төрле чаралар үткәрелде. 24 февральдә Казан шәһәрендә хәрби чакырылыш яшендәге укучылар өчен спортның хәрби - гамәли төре буенча "Россия патриотлары үстерәбез" дип исемләнгән республика беренчелегенә ярыш булды.

Әлеге ярышта районыбыз данын яклап, Александр Галкин җитәкчелегендәге Мәлки төп мәктәбе һәм Юрий Зайцев җитәкчелегендәге Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәпләренең җыелма командасы катнашты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән бу ярышта Павел Горшков чаңгыда йөгерү этабында II урынны яулады. Антон Галкин турникта тартылу этабында III урынга чыкты. Алар икесе дә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләренә лаек булды. Командалар арасында якташларыбыз V урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ватанны саклаучылар көне “Россия патриотлары үстерәбез”