«Без һәрвакыт әзер!»
Советлар Cоюзындагы иң атаклы җырның сүзләрен белмәгән бер генә кеше булдымы икән ул заманда? 1922 елның 19 маенда СССР да беренче пинерлар барлыкка килгән. Быел Бөтенсоюз пионерлар оешмасы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Пионер ул - ышанычлы иптәш, өлкәннәрне хөрмәт итә, кечеләрне кайгырта һәм һәр эшне намус белән башкара.
Тәнзилә Зарифуллина, Борындык:
8 класста укыганда ук җәйге пионерлагерьда вожатый булып эшләдем, 10 класс тәмамлагач, мәктәптә пионервожатый эшенә керештем. 1969 елдан лаеклы ялга киткәнче тәрбия эшен пионер традицияләренә тугрылык саклап алып барырга тырыштым. Октябрятларны - эзтабарлар, пионерларны варислар алыштырса да, аның нигезендә шул ук ярдәмләшү, татулык, намуслы, әдәп-әхлаклы балалар тәрбияләү калды бит. Тик торырга бер генә минут та вакытыбыз калмый иде: очрашулар, Җиңү бәйрәмнәренә карата ел әйләнәсе төрле чаралар үткәрү дисеңме, конкурс-бәйгеләр, макулатура, металлолом тапшыру, сәяхәт итүме... Пионерлар йорты оешмасы поездга алдан заказ биреп, турпоездлар белән шәһәрләр күреп йөрү, пионерга кабул итү тантанасын Ленин музеена барып оештыру, җәй буе икешәр смена куна-төнә пионерлагерьларда ял итү - моннан күңеллерәк ни булды икән балалар өчен? Пионер сборларында укучылар аралаша, үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшә, киңәшә иде. 1981 елда Бакуда халыкара лагерьда бер айлык курсларда укыган чакларны әле дә сагынып искә алам.
Балаларны туплап, бердәмлеккә, бер-береңне ихтирам итәргә өйрәтүче оешма җитми бүгенге яшүсмерләргә. Тик, әлбәттә, ул инде пионерия хәрәкәте булмаячак...
Вера Евграфова, Иске Тәрбит:
2006 елда лаеклы ялга китсәм дә, мәктәп белән элемтәдә торам, чөнки балаларны яратып, аларны тәрбияләүгә бар гомереңне, тырышлыгыңны биргәнсең икән, ул инде мәңге шулай булачак. Кызыл галстук, быргы, барабанлы пионерлар тарих битләрендә калса да, Иске Тәрбит мәктәбе традицияләрне онытмый: варислар оешмасы актив эшли, өч төсле галстук таккан укучылар мәктәпкүләм сборлар оештыра.
Илбашчыбыз Ленинның туган көнендә пионер сафына кабул итү, походлар, КВН, дружина, отряд сборлары, макулатура тапшыру, Казанга, Чебаксар шәһәренә сәяхәтләр турында бүген мактау грамоталары, үзебез ясаган альбомнар сөйли дә, хәтердә якты хатирәләр саклана. Дәресләр тәмамлангач та кайтмыйбыз, тагын нинди яңалык кертергә мөмкин икән, дип уйлап, төн йокламый идек бит! Көрәш рухы, алдагы көнгә ышаныч шулкадәр көчле булды бездә!
P.S. Кадерле укучым! Бәлки сезнең дә пионер анты биреп, кызыл галстук тагып, пионер исеменә лаек булуына горурланып йөргән заманнар турында күңелле хатирәләрегез сакланадыр. Аларны бергәләшеп барласак, күңеллерәк булыр. Хатларыгызны көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев