Безнең егетләр булдыра
Татарстан уку йортларында белем алучы студентлар арасында ел саен үткәрелүче "Студентлар язы" фестиваленең максаты -талантлы яшьләрне ачыклау, студентлар, иҗат коллективлары арасындагы һөнәри һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту.
13 апрельдә Казан шәһәренең "Пирамида" күңел ачу комплексында узган гала-концертта РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтының беренче курс студенты, Олы Кайбыч авылы егете Искәндәр Закиров беренче урынны яулады. Сайлап алу турында "Менәргә иде Урал тауларына", "Без кабызган утлар" җырларын башкарса, гала-концертта "Их, сез матур кызлар"ны җырлады. Искәндәр диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев