Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Безнең кызлар булдыра

Татарстан Президентының 8 Март алдыннан республиканың хөрмәткә лаек хатын-кызлары белән Казанда тантаналы очрашуда катнашуы матур традициягә әйләнде.

2 мартта "Пирамида" күңел ачу комплексында узган тантанада "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" дигән республика бәйгесенең Апаста узган зона туры җиңүчесе, Бәрлебашы мәктәбенең татар теле укытучысы Исламия Мусина, бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган Соравыл клубы мөдире Мария Ямщикова, "Алтын кырлар", "Гөбенә" җәмгыятьләренең баш бухгалтерлары Лариса Владимирова, Валентина Долматова, Зур Урсак фельдшер-акушерлык пункты мөдире Асия Әхмәтҗанова катнашты. Әлеге тантанада Исламия Мусинаны суыткыч белән бүләк­ләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу