Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Безне министр да яратты

"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең финалында катнашкан сәләтле балаларның традициягә кергән очрашулары 4 - 9 гыйнварда республикабызның иң гүзәл почмакларының берсендә - «Сосновый бор» исемендәге ял йортында узды.

Татарстанның төрле районнарыннан килгән 200гә якын бала иҗади сменада катнашып, үзләренең осталыкларын үстерде, сәләтләрен күрсәтте. Шушы талантлы яшьләр очрашуында катнашу бәхете быел безгәдә елмайды. Бары тик бер атна эчендә шулкадәр эш башкарылды! Вакытның үткәне сизелмәде дә. Уен-көлке, дәртле дискотекаларсыз, кызыклы чараларсыз, күңелле ярышларсыз бер көн дә узмады.

Иҗади смена, әлбәттә, куңел ачу чарасы гына түгел. Туктаусыз репетицияләр, мастер-класслар, ял итүчеләргә тәкъдим ителгән концертта катнашу - барысы да булды. Безнең "Шома бас" биюен тамашачылар гына түгел, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин белән Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да бик яратып кабул итте.

Безгә аеруча Рәсәйнең театр сәнгате академиясендә укучы студентлар hәм фестивальнең жюри әгъзалары оештырган мастер-класслар истә калды. Әлеге файдалы дәресләр безгә киләчәктә фестивальнең "Пирамида"да узачак соңгы этапларына кадәр барып җитәргэ ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Бу кышкы әкияткә бәхетле билет бируче «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең оештыру комитетына, hәрвакыт безгә терәк булып торучы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, безне гел алга алып баручы җитәкчебез Рамилә Әбләзовага, сәхнәдән ут чыгарырлык биюләр куеп өйрәтүче сәләтле балетмейстерыбыз Ренат Хәйруллинга, hәм , әлбәттә, атна буе безне шушы кышкы әкиятнең сихри иҗади «Йолдызлык» дөньясында озатып йөрүче Ленар Баhавиевка рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безне министр да яратты