«Безнең олимпиада сәламе!»
Мәктәп Сәламәтлек театрларының «Безнең олимпиада сәламе!» республика бәйгесенең читтән торып үткәрелгән зона этабында муниципаль турда яшь буенча өч категориядә беренче урыннарга чыккан командалар катнашачак.
"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән хәбәр итүләренчә, Кайбыч данын республика күләмендә яклау бәхетенә Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе (кечкенәләр төркеме), Бәрлебашы төп мәктәбе (урта төркем) һәм Олы Кайбыч урта мәктәбе (урта һәм өлкән төркем) командалары иреште. Әлеге этапта командалар төшереп җибәргән видеороликлар буенча бәяләнәчәк, ул агымдагы елның 20 декабреннән 2013 елның 20 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев