Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” бәйгесенә кайбычлылар да кушыла

Татарстанда шундый исемдәге яңа фотобәйге башланды. Анда үзең яраткан һәм горурланган кеше яки әйбернең сурәтен "Наша республика" хэштегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк. Рәсемнәрнең туган йорт, гаилә, хезмәт яки республика темасына багышланган булуы шарт.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйгене үткәрүгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төшергән бер фотосурәт сәбәп булган. Республика җитәкчесе "Наша республика" хэштегы белән Instragram челтәренә хезмәт юлын башлаганда - Саба районының "Сельхозтехника" оешмасында эшләгәндә, үзенең остазы булган токарь Мәгъдәнур Гатауллинның фотосын урнаштырган иде.

"Яшьләргә бу идея ошады, алар республика җитәкчесеннән үрнәк алырга булды. Татарстанда горурланырлык кешеләр һәм эшләр күп. Мәдәният, сәнгатьтә, яңа технологияләр өлкәсендә дә", - ди оештыручыларның берсе, "Кадрлар резервы" проекты җитәкчесе Валентин Шихобалов. Кайбычны да уңган кешеләр матур эшләре белән бизи.

Бәйгенең башлануын Казан аэропортында билгеләп үттеләр. "Йолдызлык - Созвездие"нең 170тән артык җиңүче һәм призеры беренче катнашучылар булды. Кырымга концерт куярга юл тотучы яшь йолдызларны "Наша республика" дип язылган футболкалы волонтерлар фотога төшерде, рәсемнәрне "Наша республика" хэштегы белән шундук социаль челтәрләргә урнаштыра барды.

"Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" фотосурәтләр бәйгесендә теләгән һәр кеше катнаша ала. Сурәтне һәм аның кайда урнаштырылуына сылтаманы 10 августка кадәр fototatarstan@mail.ru адресына юлларга кирәк. Җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнәчәк: иң күп "лайк" һәм "ретвит" җыючы рәсемнәр, иң үзенчәлекле фотосурәт һәм иң кызыклы комментарий. Моннан тыш, бәйгегә иң күп фоторәсем җибәрүче дә җиңүче дип игълан ителәчәк. Нәтиҗә сентябрь аенда ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” бәйгесенә кайбычлылар да кушыла