Безнекеләр булдыра
Гыйнварның соңгы көнендә Апас районы мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" дигән республика бәйгесенең зона туры узды.
Хатын-кызларның җәмгыятьтәге ролен арттыру максатында "Татарстан хатын-кызлары" республика җәмәгатьчелек оешмасы һәм ТР Профсоюзлары федерациясе тарафыннан оештырылучы әлеге бәйгедә Иделаръягы районнарының иң уңган хатын-кызлары чыгыш ясады. Анда Кайбыч данын яклап Соравыл клубы мөдире Мария Ямщикова һәм Бәрлебашы мәктәбе укытучысы Исламия Мусина катнашты. Исламия ханым бәйгедән зур җиңү белән кайтты: «Хатын-кыз - класс җитәкчесе» номинациясендә беренче урынны яулап, диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев