Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Биш егет янына – өч кыз

Мөрәледә биш ир бала тәрбияләп үстерүче Мифтаховларның капка төбенә килеп туктагач, безне курчак кебек матур киенгән ике кызчык белән яшь ханым каршы алды. Елмаеп кына торган чибәр бу ханым Гөлчәчәк апаның килене Рәзилә булып чыкты.

Рәзилә Шүширмә кызы икән. Моннан өч ел элек, Гөлчәчәк һәм Искәндәр Мифтаховларның олы улы Илшатка кияүгә чыгып, шушы йортка килен булып төшкән ул. Күбәү булсалар да, зур өйдә һәркемгә урын җитәрлек, дус-тату яшәп китәләр. Яшьләр икесе дә агрофирмада хезмәт куя. Илшат - шофер, Рәзилә баш икътисадчы булып эшли. Бер-бер артлы дөньяга килгән ике кызчык өйдәге болай да җылы атмосферага тагын да ямь өсти. Әле балалары кечкенә булса да, Рәзилә инде эшкә чыккан. Карарга әниебез булыша, ди ул.

Шушы авылда бергә уйнап үскән авылдашы Искәндәргә кияүгә чыгып, Гөлчәчәк апа бер-бер артлы биш ир бала таба.

Биш бала дип, әйтәсе генә җиңел, ә алар артыннан юып-җыеп, ашатып-эчертеп, тәрбияләп үстерәсе исә, ай-һай, җиңел генә бирелми. Бигрәк тә ир балаларны. Мифтаховларның уллары исә барысы да, берсеннән-берсе күреп, тәртипле,тырыш булып үсәләр, ата-анага мәктәптә дә кызарырга туры килми, өйдә дә, нинди эш бар - аермыйча эшлиләр.

- Каенанам белән бергә гомер иттек, тату яшәдек. Әнкәебез Вәсимә укытучы иде, улларыбызны карап үстерешергә бик ярдәм итте, 2000 елда дөнья куйды, урыны җәннәттә булсын, - диде Гөлчәчәк апа, каенанасын искә төшереп.

Эш белән мавыгып, гомернең узганы сизелми дә, балалар бер-бер артлы үсеп җитә. Олысы Илшат инде, әйткәнемчә, гаиләле. Илфатлары "КамАЗ"да эшли, командировкага киткән иде. Илнурлары автотранспорт техникумында укый. Федоровское мәктәбенең унынчы классында белем алучы Алмаз әле күптән түгел генә газетабызның беренче битендә чыкты. Урып-җыю чорында ул иң алдынгы экипажларның берсендә - Айрат Сафиуллин комбайнында ярдәмче булып эшләде.

Айрат әле Мөрәле мәктәбендә укый. Биш малайның барысы да техника белән мавыга. Гөлчәчәк апаның олы уллары армия сафларында да хезмәт итеп кайткан. Чакыру килсә, Илнурлары да барырга тора.

Кунакчыл бу өйдән туганнар, дуслар өзелеп тормый. Күршеләр белән дә бик тату яшибез, шөкер, ди Гөлчәчәк апа. Үзара дус-тату, башкаларга карата ярдәмчел, миһербанлы Мифтаховларны авылдашлары да хөрмәт итә. Шунысы кызганыч, гаилә башлыгы Искәндәр абый гына якты дөньядан яшьли китеп барган. Гаилә тарихындагы фаҗигале ул көннән өч ел вакыт узып киткән. Ләкин, нишләтәсен, тормыш дәвам итә - янда ике онык йөгереп йөри. Дәү әниләренең муенына килеп сарылган курчак кебек сабыйлар, күңелдәге бушлыкны бөтенләй тутыра алмаса да, тормышка ямь өсти, яшәү көчен арттырырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Биш егет янына – өч кыз