Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындык җиләкчесе

Җиләкчеләр, гөмбәчеләр авылына баргач (ул чакта гөмбә җыярга иртәрәк иде әле), иң оста җиләк җыючыны күрми китеп булмады, билгеле. Гөлфирә апа ул көнне клуб кадәр зур өенә тәрәзәләр куйдырып йөри иде, газетадан килгәнлегемне белгәч, үзе дә аптырап калды.

Гөлфирә Сафиуллинаның чаялыгы-җитезлеге йөзенә чыккан. Җитмеш дүрт яшен тутырса да, әле дә булса йөгереп кенә йөри. Заманында колхозның бар эшен җигелеп башкарган, итәк тутырып бала үстергән тырыш апаларның берсе ул. «Шушы авылда яшәдек, булдыра алганча хезмәт иттек. Сыер, сарык, башмак карадык. Колхозда нинди эш бар, барсын да эшләдек», - ди Гөлфирә апа, эшләп йөргән елларын искә төшереп.

Ел саен дүртәр-бишәр гектар чөгендер алулар гына да ни тора. Аның михнәтен челләдә башка яулык астыннан әрекмән яфраклары ябып, суыкта шәлләр, бияләй һәм фуфайкалар киеп - утаган, карлы-яңгыр астында аякка бутый кигән килеш тездән балчыкка батып чөгендер кискән, төягән кеше үзе генә белә. Булышырга килергә кешең дә булмаса, эш харап. Утаганда исә карап та күренми торган чөгендер җиренең кырыена чыгу - зур шатлык, бетереп кайту бәйрәм иде.

Үзе әйткәнчә, әнисеннән арбага ябышырга өйрәнеп, бөтен гомере авыр эштә узса да, Гөлфирә апа зарланмый. Эш берни түгел лә, онытыла, хәсрәт кенә китми, ди. Унбер ел элек дөнья куйган улын уйлап өзгәләнә. Әтәч кычкырса да, машина кайтып туктаса да, балам искә төшә, кеше белән җыелган чагында бөтен нәрсәне сөйләшәбез дә, ялгыз калгач, яңадан күңелдәге искә төшә. Башка нәрсә онытыла, җир япкан гына бетми, ди.

Гөлфирә апа, ире вафат булганнан бирле - тугыз ел инде ялгыз яши. Ике кызы Казанда. Бәхетенә, улы белән килене авылда гомер итә.

Ә инде җиләк җыю турында сорагач, Гөлфирә апаның йөзе яктырып китте:

- Барыбыз да җыябыз инде, Харин кыры дип аталган җиргә барабыз. Рузалия, Наилә белән чыгабыз да китәбез дә. Чалуга җиткәч, дүртъаякланып кереп китәбез, чиләкләрне тутырмыйча кайткан юк, - диде ул.

Быел бигрәк тә җир җиләге уңган, кара җиләк, мәтрүшкә дә күп җыйганнар. Хәзер халык гөмбә җыеп кинәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык җиләкчесе