Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындык мәчете – ышанычлы кулларда!

Рамазан ае инде узып бара, авылыбызда ураза тотучылар саны да, намаз укучылар да елдан-ел арта. Шушы изге айда, Тәравих намазын укып кайтыйм дип, мин дә мәчете -безгә юнәлдем.

Борындык авылы мәчетендә инде елдан артык төзү-яңарту эшләре бара. Матурлык, яналык аның эчендә генә түгел, тышында да күренә. Мәчеткә янкорма ясадылар, анда тәхарәтханә, кул юу урыны, хәзрәт бүлмәсе бар, ирләр һәм хатын-кызлар очен гыйбадәт кылу урыннары аерым ясалган. Янарту эшләре монын белән генә тәмамланмый. Тиздән яңа келәмнәр кайтачак, ә алга таба азан тагын да яхшырак, монлырак итеп ишетелсен өчен, яна усилитель, микрофон, аппаратура алу планда тора.

Мәчетнең тәрәзәләре дә искергән иде. Аларны алыштырып, рамнарын ясаттылар, эчке яктан тагын да матуррак итеп эшләделәр. Бу яңарту эшләрен башкарырга муллабыз Тәфкил Сафиуллинга аның уң кулы - авылыбызның бик хөрмәтле кешесе Айдар Гыйбадуллин булышты. Яшь булуына да карамастан, аның бертуктамый Казан-Борындык арасында йөрүен, үз ягыннан булыша алырлык хәйриячеләр табып, алардан Аллах йортыбыз өчен ярдәм соравын, мәчет тормышында актив катнашуын барча дин кардәшләребез зур итеп бәяли. Айдар ял көннәренә авылга кайткач, муллабыз рөхсәте белән матур итеп азан әйтә, Тәравих намазларын алып бара. Изге эшләре өчен барыбыз да аңа рәхмәтле. Муллабызнын тормыш иптәше Зөлфия апа, хатын-кызлар жыеп, мәчеттә өмәләр оештыра, аны чиста-пөхтә итеп тоталар. Ходай Тәгалә изге эшләре өчен, озын гомер, тигез тормыш, күңел тынычлыгы бирсен иде. Мондый зур эшләрнең берсе дә яхшы кешеләр булышмыйча, барып чыкмас иде. Кайсыбер кешеләр сәдака биреп, кайсылары үзләре килеп эшләп, мәчетне яңартуда үз өлешен кертте. Читтә яшәүче мөселман кардәшләребез дә мәчеткә булышты.

Мәчеттә дини тормыш бер дә туктап тормый. Һәр көнне биш вакыт намаз, җомга намазлары укыла, шулай ук Ураза, Корбан гаетләре уза. Бу ике зур бәйрәмне авыл халкы мәчеттә Гает намазы уку белән уздыра, намазга йөзләп кеше җыела.

Мәчеткә намазга хатын-кызлар да, сабый балалар да килүен күреп куандым. Алга таба мәчетнең, моңлы азаннарның, саваплы намазларның, гомумән, динебезнең киләчәге бар икәненә чын күңелемнән ышанам. Җомга көннәрендә 25ләп кеше йөри. Авыл халкы Рамазан аенда саваплы булып саналган Ураза сәдәкалары китерә. Бу арада, Ходай кушса, мәчеттә ифтар ашы да үткәреләчәк.

20 июльдән мәчетебездә укулар башлана. Дини дәресләргә яшь буын гына тугел, хатын-кызлар да, олы буын да бик теләп йөри.

Дәресләрне Әлфия абыстай Гыймадиева алып барачак.

Моңлы азаннарны тыңлап, намазлар укып чыккач, сабый бала сыман шатланып өйгә юнәлдем. Күнелемдә үзенә бертөрле тынычлык, рәхәтлек тойдым. Бераз баргач яңадан борылып карадым: мәчетебез шундый нурлы. Авылыбызның иң күркәм урыны ул. Авылым халкынын рухи мәдәнияты, аның күпгасырлы тарихы ислам диненнән аерылгысыз.

Бүген безгә, яшьләргә, авылыбызнын өлкән буынына тагын да игътибарлырак булырга кирәк. Мәчетебезне ярдәмебездән ташламыйк. Аларга Аллаһ Тәгалә озын гомер, бәхет-шатлык, саулык-сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы насыйп итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык мәчете – ышанычлы кулларда!