Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындык Сабантуенда сиксәннән узган Сания апа яшьләргә үрнәк күрсәтте

Табигатьнең иң гүзәл урынына, бормаланып аккан Зөя елгасы буендагы аланда урнашкан Борындык Сабан туе мәйданы олы юлдан ук матур булып балкый, халыкны үзенә тарта. Сабантуен монда да авыл аксакалы Тәфкил хәзрәт Сафиуллин үзенең хәер-фатихасы белән башлап җибәрде. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. - Районыбызның хезмәт...

Табигатьнең иң гүзәл урынына, бормаланып аккан Зөя елгасы буендагы аланда урнашкан Борындык Сабан туе мәйданы олы юлдан ук матур булып балкый, халыкны үзенә тарта.

Сабантуен монда да авыл аксакалы Тәфкил хәзрәт Сафиуллин үзенең хәер-фатихасы белән башлап җибәрде. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде.

- Районыбызның хезмәт сөючән халкы язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыкты.Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай да "Эш беткәч, уйнарга ярый", дип язып калдырган. Күпмилләтле халкыбыз бергәләшеп, иңне-иңгә куеп эшли дә, матур итеп, бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп ял да итә белә. Алга таба да бердәм булып, матур традицияләрне саклап, тату тормыш кичерергә язсын. Бәйрәм белән барыгызны да, - диде ул һәм алдынгыларга бүләкләр тапшырды.

- Авыл Сабан туйларын бик яратам. Яшем сиксәннән өстә булса да, йөрәгем түзмәде, мәйдан уртасына чыгып, чүлмәк вату уенында да катнаштым, - диде чүлмәкне ваткан Казан кунагы Сания әби Хәбирова.

Мәйдан уртасындагы келәмдә милли көрәшне һәр елдагыча мәктәп укучылары башлап җибәрде. Бәйрәмне оештыручылар бил алышырга теләгән һәркемне ярышка кертте. Яшьләр арасында баш батыр булып, тамырлары Кече Кайбычтан булган Яшел Үзән егете Дамир Шаһиәхмәтов калса, 2015 елгы Борындык Сабантуеның баш батыры булып Дамирның әтисенең энесе Илфат Шаһиәхмәтов калды. Батырлар истәлекле бүләк һәм төп приз - тәкә белән бүләкләнде.

Бәйрәмнең башыннан азагына кадәр үзешчән артистларның җырлары, уен-көлке тынып тормады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык Сабантуенда сиксәннән узган Сания апа яшьләргә үрнәк күрсәтте

2
X