Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыкның алтын куллы “Нечкәбил Зөлфиясе”

Борындыкның алтын куллы Зөлфиясен районда ишетеп-белмәгән кеше сирәктер. Тегә, чигә, бәйли, кирле-кирәкмәгән, күп очракта без чүплеккә ыргыта торган әйберләрдән искитмәле нәрсәләр әмәлләп куя, кыскасы, нәрсә тотса шуны эшли торган Зөлфия Cафиуллинаны икенче төрле Нечкәбил Зөлфия дип тә йөртәләр. Кушаматы шундый.

Шулай дигәч, бик тә зифа буйлыдыр дип күз алдыма китергән Зөлфия апа нәкъ киресе булып чыкты. "Бер дә аптырамагыз, бу кушаматны мин инде 37 ел тагып йөрим", - ди Зөлфия апа, елмаеп. Ә тарихына килгәндә исә, кушаматны аңа тормыш иптәше Тәфкил ага таккан икән. Ул чакта әле алар очрашып кына йөри торган булалар. Зөлфия апа кайдандыр кайтып килгәндә, Тәфкил ага, күреп ала да: "Әнә, минем нечкәбилем дә кайтып килә", - дип ычкындыра. Моны янындагылар да ишетеп ала. Шул көннән Зөлфия апа Нечкәбил Зөлфиягә әйләнеп кала.

Ике ел очрашып йөргәннән соң гаилә корып, ме¬нә инде 36 ел бик матур гомер итәләр. Ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер оныклар сөеп, тату гына яшәп яткан көннәре. Аларның өе музейны хә¬терләтә, диимме соң, кибетнеме?! Нинди генә әйбер юк монда! Идән, диван-креслолар төрле төстәге чәчәк формасында бәйләнгән әйберләр белән тулган, өйнең һәр поч-магын төрле нәрсәләрдән ясалган чәчәкләр, вазалар, икебаналар бизи. Веранда милли орнаментлар белән бизәлгән алъяпкычлар, җептән бәйләнгән җәйге башлык-беретлар, туйда акча салу өчен куллана торган сандыклар, кияү белән кәләш формасында ясалган шам¬пан шешәләре, шулай ук туйда кулланыла торган фужерлар белән тулган. Юк, шулай өелеп торалар дигән сүз түгел, аларның барысы да иясен таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындыкның алтын куллы “Нечкәбил Зөлфиясе”