Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыкта Корбан мәҗлесе узды

Быел халыкара өлкәннәр декадасы мөселманнарның Корбан аена туры килде. Районыбызның барлык татар авылларында, күптәнге гадәт буенча, Өлкәннәр көнен, ике бәйрәмне берләштереп, мул табын корып, Корбан ашы буларак үткәрәләр. Мондый ашка авылның барлык өлкән кешесе чакырыла. Чәршәмбе көнне шушындый мөбарәк кичә Кошман, Борындык, Чүти авылларында узды. Борындыктагы мәҗлестә район башлыгы Альберт...

Авыл мәктәбенең иркен спорт залына корылган мул табынга төрле тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан игенче-механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар - барлыгы сиксәнгә якын өлкән кеше катнашты.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы мәҗлескә җыелган барлык әби-бабайларны бер-бер артлы килгән бәйрәмнәр белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Авылның имамы Тәфкил ага Сафиуллин Коръән аятләре укып, күмәкләшеп дога кылганнан соң, табынга корбан ашы чыкты. Пешекчеләр "Ак Барс-Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалы һәм шушы авылда туып-үскән Эдуард Нигъмәтҗанов биргән корбан итеннән тәмле ризыклар әзерләгән иде. Аларны бүлеп табынга таратырга мәктәп укытучылары да булышты. Бәйрәм кичәсе, һәрвакыттагыча, авыл мәдәният хезмәткәрләренең һәм мәктәп коллективының чыгышлары белән үрелеп барды. Борындыклылыр мәҗлестән канәгать булып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындыкта Корбан мәҗлесе узды