Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

БРАЙЛЬЧА УКЫЙЛАР

Мөрәле авылы китапханәсендә начар күрүчеләрне Брайль системасы буенча укырга-язарга өйрәтү алымнары белән таныштырдылар.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тәкъдиме белән оештырылган бу чарада катнашучыларга Олы Кайбыч авылында яшәүче Валентина Сәлахиева Брайльча уку-язу күнекмәләрен бирде. Ул аны Казан шәһәрендәге "Сөләйман" мәчетендә үзләштергән. Авыл фельдшеры Фәридә Сибгатуллина күзләрне саклау, дәвалау алымнары турында сөйләде. Китапханәче Миләүшә Әхмәтова Луи Брайльның кем булуы белән таныштырды. Ул сукырларга уку, язу, ноталар буенча көй уйнау системасын булдырган, ләкин үзенең казаныш җимешләрен татый алмыйча вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БРАЙЛЬЧА УКЫЙЛАР