Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәрлебашы мәктәбендә ришвәтчелекнең ни икәнен дә белмиләр

Ришвәтчелек сүзен мин караклык, тәртипсезлек, җинаять сүзләре белән янәшә кулланылырга мөмкин булган сүз итеп карыйм. Ә ул сүзләрнең мәгънәләре бер дә колакка ятышлы түгел.

Ришвәтчелек тормышның бөтен тармакларында да бар кебек тоела. Өлкәннәр сөйләшкәннән шулай аңлашыла. Балалары мәктәпне тәмамлаган әти-әниләрдән дә, сырхауханәләрдә ятып чыгучылардан да «бу кешегә фәлән кадәр бирдем, бу кешегә - фәлән кадәр» дигәнрәк сүзләр ишетергә туры килә.

Укучы буларак, мәктәп хәлләре белән дә таныш мин. Шәһәр җирләрендә ата-аналардан ни өчендер акчалар җыю ишетелсә дә, мин укыган мәктәптә ришвәт сүзе - ят. Әлегә ришвәтчелек белән очрашканым, әти-әниемнең дә бу хакта сөйләшкәннәрен ишеткәнем юк. Кем дә кем кешедән җиңел юл белән акча үзләштерә икән, ул моның өчен барыбер җавап бирәчәк. Кечкенә чакта берәр шуклык эшләсәң: "Әнә Аллаһ бабай карап тора" - дип әрлиләр иде. Үсә-үсә бу сүзләрнең мәгънәсенә ныграк төшенәм. Бар эшебез өчен дә, иртәме-соңмы, Аллаһ каршында җавап бирәчәкбез.

Ә ни өчен ришвәт алуны закон нигезендә дә тыя алмыйлар? Бусы - уйландыра торган сорау. Димәк, безнең илдә барысы да тәртиптә түгел әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәрлебашы мәктәбендә ришвәтчелекнең ни икәнен дә белмиләр