Буа ЮХИДИ хезмәткәрләре Кайбыч шоферларын аулый
Буа шәһәре ЮХИДИ хезмәткәрләре февральдә Кайбыч районына чираттагы рейдка килгәч, исерек хәлдә руль артына утырган алты кешене тоткарлады.
Надеждино, Мөрәле, Кошман, Олы Кайбыч, Борындык, Салтыйган авылларында яшәүче бу кешеләргә карата төзелгән административ беркетмәләр район җәмәгать судына тапшырылды. Юлларда булган юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе сәрхүш хәлдә руль артына утырган шоферлар гаебе белән килеп чыга. Үзләренең генә түгел, юлда йөрүче башка кешеләрнең дә гомерләрен куркыныч астына куйган мондый шоферларга карата таләпләр катгый. Тик аларны машина белән идарә итү таныклыгыннан елярымга колак кагу, шуның өстенә 30 мең күләмендә штраф салыну мөкинлеге дә куркытмый, күрәсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев