Бурыч – ремонтны тизләтү
Тормыш өчен иң мөһим ике объект: Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе һәм район үзәк сырхауханәсенең кабул итү бүлегенә быел капиталь ремонт уздырыла.
Муниципаль район башлыгы мәктәптәге ремонтның сыйфатыннан канәгать булмавын белдерде. Бу эшкә 30 миллион сумга якын акча тотылган. Район башлыгы башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хезмәтләр буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтовка ремонтланучы объектта ГИСУ рәисе белән берлектә эшлекле планеркалар үткәрү бурычын йөкләде. Альберт Рәхмәтуллин фикеренчә, чыгымнар көткәнне капларга тиеш. "Башкарылган эшләрдән соң 20 ел эчендә безгә ремонт турында уйламау мөһим, чөнки бүленгән акчалар аз түгел", - дип мөрәҗәгать итте ул тиешле учреждениеләр җитәкчеләренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев