Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бушлай юридик ярдәм алырга Кайбычта кемнәр хокуклы

"Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы федераль закон һәм "Татарстан Республикасында бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы Татарстан законы нигезендә 11 категориядәге гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.

Бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт системасында Татарстандагы 155 адвокат катнаша. Аларның исемлеге "Интертат.ру" электрон газетасы сайтында, шулай ук Татарстан Юстиция министрлыгының, Кайбыч муниципаль районының рәсми сайтларында урнаштырылган. Юстиция министрлыгында һәр атнаның чәршәмбесендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү тәртибенә кагылышлы сораулар буенча 9.00-11.00 сәгатькә кадәр "кайнар линия" телефоны эшли. Аның номеры: 8(843) 223-02-13.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бушлай юридик ярдәм алырга Кайбычта кемнәр хокуклы