Бәйге җиңү китерде
Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбенең Светлана Бартязова җитәкчелегендәге авторлык коллективы Буа шәһәрендә узган зона "Ватан" декоратив-гамәли иҗат бәйгесендә икенче урынны яулады.
Әлеге бәйгегә үз эшләрен тәкъдим иткән тагын алты мәктәп коллективы һәм укучылары дипломга лаек булды. Җиңүчеләр арасында Артем Чекмарев (җитәкчесе Галина Карлина), Вероника Старшова ( җитәкчесе Роза Аблаизова), Валентина Михеева (җитәкчесе Людмила Старшова), А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта гомумбелем бирү, Кече Мәме, Колаңгы төп мәктәпләре, шулай ук Иске Тәрбит (җитәкчесе Алексей Демьянов), Олы Кайбыч (җитәкчесе Исламия Мусина), Кошман (җитәкчесе Айгөл Кадыйрова) мәктәпләре укучылары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев